Ләйлә Фазлыева: Мәктәптә зыян күргән укытучы беренче катта дежур булган
(Казан, 12 май, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтулина). Казанның 175 нче гимназиясендә зыян күргән укытучы беренче катта дежур булган. «Мәктәптәге фаҗига вакытында беренче катта һәлак булган кеше дежур укытучы булган. Аларның үзара дежурлык графиклары бар», — диде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева «Татар-информ» агентлыгында мәктәптәге фаҗигадә зыян күрүчеләргә ярдәм итүгә багышланган матбугат конференциясендә. Дежур укытучы объект иминлеген тәэмин итә. «Укытучыларның мондый чакта ничек эш итәргә кирәкле инструкцияләрендә язылган. Эвакуация бит ул балаларны куркыныч җирдән чыгару гына түгел, ә шул ук вакытта аларны кая чыгару мәсьәләсе дә», — диде спикер.