Татарстан Президенты Россия Тикшерү комитеты башлыгын Казан аэропортында каршы алды
(Казан, 12 май, «Татар-информ», Павел Климчак).Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан халыкара аэропортында Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкинны каршы алды. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов Тикшерү комитеты башлыгын РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров белән каршылады.