Казан мәктәбендә һәлак булган укучы малай белән Кече Клыки бистәсендә хушлашалар
(Казан, 12 май, «Татар-информ», Павел Климчак). Хәзерге вакытта Казанда Кече Клыки бистәсендә 175нче мәктәптә ату нәтиҗәсендә һәлак булган малайларның берсен җирлиләр. Малайның мәетен өйдән чыгардылар. Битараф булмаган дистәләгән кеше һәм якыннары хушлашырга җыелды. Шуннан соң аның мәетен махсус автомобильгә кадәр озаттылар.