Рөстәм Миңнеханов мәктәптә һәлак булучылар истәлегенә социаль челтәрдә пост куйды
(Казан, 12 май, «Татар-информ», Розалия Хәйруллина). Бүген, 175 нче мәктәптә фаҗига корбаннары истәлегенә матәм көнендә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кайгыруын белдерде. Ул инстаграмдагы сәхифәсенә пост куйды. «Кайгырабыз», — диелә аклы-каралы фото янындагы язмада.
Кичә, 11 май көнне, Казанның 175нче мәктәбенә 19 яшьлек үсмер һөҗүм итте. Биредә тугыз кеше һәлак булды, 21 кеше яраланды. Мәрхүмнәрне бүген җирлиләр . Фаҗига урынына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та барды. Бүген, 12 май көнне, Казанның барлык мәктәпләрендә дәресләр үткәрелми, бу көн Татарстанда матәм көне дип игълан ителде.