"Укытучы безнең балаларны саклап калды. Ә үзенең улы атыш барган күрше кабинетта һәлак булды"
11 май иртәсендә атыш булган 175нче гимназиядә меңнән артык укучы укый. Яраланучылар арасында "Гаилә" мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин, җырчы Алсу Сөнгәтуллина балалары да бар. Журналистлар Гөлназ һәм Илнур Фәйзрахманов балалары да шунда укый. Азатлык алар белән мәктәптә булган фаҗига турында сөйләште.