Метшин Казан мәктәбендә атыш аркасында зыян күрүчеләргә акча күчерде
(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Казан мэры Илсур Метшин Казанның 175нче мәктәбендә фаҗигадә зыян күрүчеләргә ярдәм итү өчен акча күчерде. Ярдәм һәр гаилә ихтыяҗларын исәпкә алып күрсәтеләчәк. Акча җыюда «Россия Кызыл Хач» оешмасы һәм Саклык банкы катнаша. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә. «Без Татарстан Хөкүмәте белән бергәләп фаҗига кагылган гаиләләрнең ихтыяҗларын билгеләргә үз өстебезгә йөкләмә алабыз һәм аларга ярдәм итәргә тырышачакбыз, — дип билгеләп үтте иҗтимагый оешма рәисе Павел Савчук. — Һәр очрак индивидуаль рәвештә каралачак. Сарыф ителгән акча турында хисап ай саен „Россия Кызыл Хач“ сайтында урнаштырылачак». Ул шулай ук атышта зыян күрүчеләрнең һәм һәлак булганнарның якыннарының кайгысын уртаклашты. Зыян күрүчеләргә теләге булган һәр кеше акча күчерә ала. Моны «Сбербанк.Онлайн» кушымтасы ярдәмендә, шулай ук банкомат, терминал һәм банк офислары яки redcross.ru сайты аша эшләргә мөмкин. Акча күчергән өчен комиссия алынмаячак. Элек зыян күрүчеләргә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе, фондның Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев инициативасы буенча «Яңарыш» Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу республика фонды акча җибәргән иде. Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Казан мәктәбендә атыш вакытында һәлак булганнарның гаиләләре бер миллион сум алачак.