Казан мәгариф идарәсе: 14 майда дәресләрне кичектерү турында карар булмады
(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Казан укучылары 14 майда укуларын дәвам итәргә тиеш. Ялларны озайту турында йөкләмә булмады. «Мәктәп укучылары укырга бармаячак дип уйларга нигез юк. Хәзерге вакытта ялларны озынайту яки дистанцион укытуга күчү турында күрсәтмә юк», — диделәр «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан башкаласының Мәгариф идарәсе матбугат хезмәтендә. Идарәдә искәртеп узганча, 12 майда, матәм көнендә, Казан мәктәпләрендә укулар булмады, ә 13 майда Ураза гаете республикада эш көне булмаган бәйрәм көне булып санала. Кичә 19 яшьлек егет Казанның 175нче гимназиясендә атыш оештырды. Нәтиҗәдә тугыз кеше үлгән — җиде бала һәм ике укытучы. Һөҗүмче тоткарланган, җинаять эше кузгатылган. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, бу хәлдән соң прокуратура Татарстан мәктәпләрендә планнан тыш тикшерүләр башлады.