Татарстан мәчетләрендә Ураза гаете үткәреләчәк
(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Иртәгә, ягъни 13 майда, Татарстан мөселманнары Ураза гаетен билгеләп үтәчәк. Авыл җирлекләрендә гает намазы кояш чыгып 30 минут узгач укыла башлаячак, ә республика шәһәрләрендә гает вәгазьләре иртәнге сәгать алтыда башланып китәчәк. ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында Ураза гаете Казанның Галиев мәчетендә үтәчәк. Сәгать 5.30да биредә татар хафизлары Коръән аятьләрен укыячак. 6.00 сәгатьтә мөфти Камил хәзрәт үзенең вәгазен башлап җибәрәчәк. Соңыннан сәг. 6.30да мөселманнар гает намазын кылачак.