Казандагы атыштан соң прокуратура мәктәпләрдә планнан тыш тикшерүләр башлады
(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Күзәтчелек ведомствосы уку йортларының иминлеге тәэмин ителешен планнан тыш тикшерәчәк, ә нәкъ менә прокурорлар белгечләр белән берлектә биналарны һәм мәктәп яны территорияләрен караячак, укучылар һәм персоналның куркынычсызлыгын тәэмин итү белән бәйле хезмәт документларын өйрәнәчәк. Республика буенча барлыгы 1403 мәктәп тикшереләчәк. «Моннан тыш, 175нче гимназиягә һөҗүм факты буенча тикшерү кысаларында гадәттән тыш хәл шартларында мәгариф оешмасы администрациясе гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк. Шулай ук федераль законнарның башка мәсьәләләр буенча таләпләре үтәлешен тикшерәчәкләр», — дип сөйләде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев. Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, 11 майда Казанның 175нче мәктәбендә иртәнге сәгать унынчы яртыда атыш булган. Казанда яшәүче 19 яшьлек егет мылтык белән мәктәпкә кергән, анда тугыз кеше үтергән, шуларның җидесе — балалар. Тагын 23 кеше җәрәхәтләнгән. Һөҗүм иткән кеше тоткарланды. ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләгәнчә, җинаятьче берүзе эш иткән. Фаҗига урынына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Ул махсус хезмәтләр хезмәткәрләре озатуында Казанның 175нче гимназиясе бинасын карады. Фаҗигадән соң берничә сәгать узгач, мәктәп диварлары янында һәм аның каршысында стихияле мемориаллар оештырылды. Кешеләр төн уртасына кадәр һәлак булганнар истәлегенә чәчәкләр һәм уенчыклар алып килде. 12 майда Татарстанда матәм көне дип игълан ителде. Бүген Казанда мәктәптә атыш вакытында һәлак булган укытучыларны һәм укучыларны җирләделәр.