Казанда күп катлы йортта янгын чыгып, фатирда кухня җиһазлары янды
(Казан, 12 май, «Татар-информ», Павел Климчак). Кичә Казанның Лукин урамында күп катлы йортларның берсендә янгын чыкты. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр. Янгын турында хәбәр кичке бишенче яртыда 101нче янгын сагы номеры буенча алынган. Бишенче каттагы фатирларның берсендә дүрт квадрат метр мәйданда кухня җиһазлары яна башлаган. Тиз арада килгән янгын сүндерүчеләр утны сүндергән, анда яшәүчеләрнең берсенә дә зыян килмәгән. Башлангыч фараз буенча, янгын электр җиһазын дөрес кулланмаудан чыккан булырга мөмкин.