Зыян күргән балаларны ашыгыч ярдәм машиналарында Мәскәүгә очачак самолетка илтәләр
(Казан, 12 май, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Казан мәктәбендә зыян күргән балаларны ашыгыч ярдәм машиналарында Мәскәүгә очачак самолетка илтәләр.
Авыр хәлдә булган балалар белән ашыгыч медицина ярдәме машиналары Балалар Республика клиник хастаханәсеннән чыкты.
Балаларны Казан аэропортына алып киттеләр, аннан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы махсус бортында аларны Мәскәүдә федераль медицина үзәкләренә китерәчәкләр.
Искәртеп узыйк, биш баланы алга таба дәвалану өчен Мәскәүгә күчерәләр.
Алдан «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы клиникада 175нче мәктәпкә һөҗүм итү нәтиҗәсендә зыян күргән 20 укучы дәвалануын хәбәр иткән иде. Аларның алтысы – реанимация бүлегендә, шул исәптән берсе - бик авыр хәлдә.