Талия Миңнуллина Илона Маскны Татарстанда Tesla заводын төзергә чакырды
(Казан, 22 май, «Татар-информ»). ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Америка эшмәкәре Илона Маскны Татарстанда Tesla заводы төзелеше буенча очрашуга чакырган видео яздырган. Видеоролик ведомство Instagram-аккаунтында урнаштырылган. Видеода Миңнуллина ТР Инвестицион үсеш агентлыгы бинасы янында туктап торган Tesla автомобиленә утыра һәм анда Казан үзәге буйлап уза. Роликта шулай ук Иннополис күренешләре, роботлар һәм КАМАЗ җыю процессы күрсәтелә. «Илон, Татарстанда очрашырбыз», — дип язган Миңнуллина видео азагында планшетта. Элегрәк Илон Маск онлайн-форматта «Яңа белем» бөтенроссия марафонында чыгыш ясады. Чарада бизнесмен Россиядә Tesla производствосын тиз арада эшләтеп җибәрүне анонслады, шулай ук 50 елдан соң дөньяны ничек күрүе турында сөйләде һәм кешелек ни өчен ясалма интеллект белән актив хезмәттәшлек итәргә тиешлеген аңлатты.