Татарстан Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасында өченче урын яулады
(Казан, 22 май, «Татар-информ»). 2021 елда Татарстан мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләр һәм призерлар саны буенча өченче урынны алды. Бу хакта Республика сәләтле балалар һәм яшьләргә ярдәм үзәгенең җәйге программалары турындагы матбугат конференциясендә үзәк директоры Гөлнара Исламова сөйләде, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы. «Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы нәтиҗәләре буенча без Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала өченче урында торабыз», - диде үзәк директоры. 2020 елда 211 татарстанлы Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы җиңүчеләре һәм призерлары булды. Сүз уңаеннан, бер ел элек республикада алар нибары 148 булган. «Татарстанда мондый хәл булганы юк иде әле», — диде Исламова. Сәләтле балаларны әзерләү лагерьларда җәйге сменаларда да алып барыла. Мәсәлән, 26 майдан башлап үзәкнең җәйге профильле сменалары ачыла, анда белгечләр балаларга Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасына әзерләнүдә ярдәм итәчәк. Беренче смена чит телләр, тарих һәм җәмгыять белеменә багышлана. Барлыгы төрле фәннәргә багышланган биш смена үткәрелер дип көтелә.