Түбән Камада хуҗасыз этләрне аулау рейдлары оештырыла
![Түбән Камада хуҗасыз этләрне аулау рейдлары оештырыла](https://tatar-inform.tatar/attachments/a6e179e129f9a9eb6de6b19ee609cb755d8eeb68/store/fill/780/440/623f41bd240224cea7605186a1c7325bc846caac024539301447c9f4c069/aXrHb12aqiU.jpg)
(Казан, 28 май, «Татар-информ»). Түбән Камада хуҗасыз хайваннарны аулау башланды. Шәһәр өчен хуҗасыз этләргә бәйле хәлләр куркыныч вакыйгаларга әверелде. Әйтик, бер йортның видеокүзәтү камерасына этләрнең урамдагы песигә ташлану очрагы эләккән. Шәһәр хакимияте һәм волонтерлар тарафыннан хуҗасыз хайваннарны аулау өчен даими рейдлар үткәрелә. Хәзерге вакытта өч эт тотылган. Аларны хосусый приютка алып килгәннәр. Иң зур өерне эзләү дәвам итә. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. «2021 елның маеннан зооволонтерлар белән берлектә агрессив этләрне аулау эше оештырылды. Хуҗасыз хайваннарны ашату урыннарын булдыру эше дә оештырылды. Бу юнәлештә эш Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районының торак пунктлары территориясендә дәвам итәчәк», — ди Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Тимур Гәрәев.