Татарстанда Актаныш — Мөслим юлы участогы өч айга ябыла
(Казан, 28 май, «Татар-информ»). Татарстанда Актаныш — Мөслим автомобиль юлы участогы транспорт хәрәкәте өчен өч айга ябылачак.
Мөслим районында автомобиль юлының 73,6-78,3 км участогы 31 майдан 30 августка кадәр ябылачак.
«Юлның бу өлешендә капиталь ремонт башлана», — дип аңлаттылар Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Машина йөртүчеләр Яңа Усы авылына төбәк юлы буйлап урап уза ала. Автомобильчеләрдән үз маршрутларын алдан планлаштыруны сорыйлар.