Казанда ике машина кара-каршы бәрелешкән һәлакәттә бер йөртүче имгәнгән
(Казан, 28 май, «Татар-информ», Павел Климчак). Казанның Мәүлетов урамында бүген юл-транспорт һәлакәте булган.
Якынча мәгълүматлар буенча, Opel автомобиле белән идарә итүче 25 яшьлек егет каршы як полосага чыккан һәм Mitsubishi белән бәрелешкән. Транспорт һәлакәтендә Opel машинасы йөртүчесе имгәнгән. Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Агентлыкка шаһитлар сөйләвенчә, юл-транспорт һәлакәтендә тагын бер кеше зыян күргән. Икенче имгәнгән кеше турындагы мәгълүматны ачыклыйлар.