Ульяновск өлкәсендә милли гореф-гадәтләрне искә төшерделәр
(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе каршында эшләп килүче «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы халкыбызның борынгы йолаларын, гореф-гадәтләрен саклап калу һәм яшь буынга тапшыру максатында күп санлы чаралар үткәрә. Күптән түгел әниләребезнең, әбиләребезнең сандык төбендә олы ядкарь булып сакланып килгән сөлгеләре, намазлыклары үрнәгендә чигү бәйгесе игълан ителгән иде, кулдан дисбеләр ясалды. Бу турыда «Өмет» өлкә газетасы хәбәр итә. Шушы көннәрдә алар күмәкләшеп «Өй юу» йоласын искә төшерде. Бу чараны үткәрү өчен Иделаръягы татар автономиясе тырышлыгы белән булдырылган «Татар өе» менә дигән җирлек булды. «Өй юу» йоласында мәктәп укучыларының катнашуы бәйрәмгә бер ямь өстәде. «Бу йоланы үткәрүдә ярдәм итүләре өчен өлкә автономиясе рәисе Рамис Сафинга. Заволжье районы татарлары лидеры Рафаэль Назмутдиновка, «Ак калфак“лыларга - Гөлшат Шәрәфетдинова, Алсу Назмутдинова, Рамилә Сафина, Рузия Хәлимова, Мәйсәрә Хайруллина, Илһамия, Гөлфирә, Гөлия апп, Тәнзилә апа, татар теле укытучылары Эльвира белән Венерага һәм барлык катнашучыларга рәхмәт сүзләремне җиткерәм» — ди өлкә «Ак калфак» оешмасы рәисе Кәримә Алиуллина.