Екатеринбургта бер кеше балконыннан утлы коралдан ата башлаган
(Казан, 30 май, «Татар-информ»). Екатеринбургта билгесез кеше торак йорт тәрәзәсеннән утлы коралдан ата башлаган. Бу хакта Медиа Эчке эшләр министрлыгы сайтына сылтама белән «Риа Новости» агентлыгы хәбәр итә . Полициягә Бородин урамында утлы коралдан ату тавышлары ишетелә дигән мәгълүмат килгән. «Атыш булган урынга полиция хезмәткәрләре барып җитте, һәлакәт урыны камап алынды», — диелә хәбәрдә. Утлы коралдан бер кеше ата башлаган. E1.ru порталы язганча, ул кеше «Сайга» карабины белән дүртенче каттагы фатирының балконыннан аткан. Полиция хезмәткәрләре әйтүенчә, атыш нәтиҗәсендә Росгвардия хезмәткәре һәм бер кыз яралаган, аларга медицина ярдәме күрсәтелә. Екатеринбургның Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, кыз бала авыр хәлдә. Атыш урынында Россия Эчке эшләр министрлыгының Екатеринбург буенча идарәсе җитәкчеләре эшли.