Санкт-Петербургта «Татар кызы» конкурсының төбәк финалы була
![Санкт-Петербургта «Татар кызы» конкурсының төбәк финалы була](https://tatar-inform.tatar/attachments/ae01798f54484aeaffb74c3b16d92dfaf5636061/store/crop_and_fill/0/0/904/1280/780/440/ee056c16449e8b44b3b5b875b85976a90d464230df9f40b221867898e422/image-31-05-21-03-45.jpeg)
(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). 4 июньдә Санкт-Петербургның «Мәскәү» мәдәни-күңел ачу үзәгендә «Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар кызы-2021» бәйгесенең финалы узачак. Конкурс берничә этаптан торачак. Анда җиңүче таҗы өчен көрәшүчеләр билгеле вакытта үзенчәлекле һәм күңелле итеп үзләре турында сөйләргә, жюри әгъзаларының сорауларына җавап бирергә, иҗади сәләтләрен күрсәтергә тиеш булачак. Бу турыда Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Жюри кызларның традицияләрне белүләренә, татарча камил сөйләшүләренә һәм гүзәллекләренә бәя бирәчәк. Финалда 9 кыз катнаша. Бәйге традицияләрне һәм туган телне саклау, яшь буынга тапшыру максатыннан үткәрелә.