Мәскәү өлкәсендә быелгы беренче Сабантуйда Татар үзәге активистларын бүләкләделәр
![Мәскәү өлкәсендә быелгы беренче Сабантуйда Татар үзәге активистларын бүләкләделәр](https://tatar-inform.tatar/attachments/4aa1b77c9e0c9a58c7b17d6a03c59efdd4dfd81f/store/fill/780/440/35f09ee875b8ac42a30e62605e3e742f2cd4881a8cc646b4863b9c0475b1/2041_n1980595_big%5B1%5D.jpg)
(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). Узган ялларда Мәскәү өлкәсендәге Пушкино шәһәрендәге «Каенлык» паркында 2021 елда өлкәдә беренче Сабан туе узды. Бәйрәмдә Татар үзәге активистларын бүләкләделәр. Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Вәкиллек Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан истәлекле билгеләр әзерләгән. Аларны Пушкиноның Татар мәдәни-агарту үзәге рәисе Рамил Фәсхетдинов, шулай ук Мәскәү ислам теология һәм хокук көллияте ректоры Ринат хәзрәт Фәсхетдинов алды. Бәйрәмдә катнашучыларны Татарстан Премьер-министры урынбасары — Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин исеменнән вәкилнең урынбасары Эмиль Фәйзуллин сәламләде. Чараны Пушкин шәһәр округы администрациясе ярдәмендә Мәскәү өлкәсенең «Татар мәдәни-агарту үзәге» иҗтимагый оешмасы оештырды. Сабан туен оештыручылар бәйрәмдә катнашучылар өчен бай күңел ачу программасы әзерләгән. Яңгырлы һава шартларына карамастан, балалар өчен остаханәләр, уен мәйданчыклары эшләде, кунаклар татар халык ризыкларын татып, концерт номерларын карады, диелә хәбәрдә.