Самара өлкәсе Сабан туе Габдулла Тукайның һәм Муса Җәлилнең юбилейларына багышлана
![Самара өлкәсе Сабан туе Габдулла Тукайның һәм Муса Җәлилнең юбилейларына багышлана](https://tatar-inform.tatar/attachments/973c40436d6526c16e570fc71287d6e48ce442fd/store/fill/780/440/8ebf46b9a678bc49cb7a4f1e27f5cb110a4fb7e6306c58803c8fc5b90379/i10.jpg)
(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). 12 июньдә Самараның Гагарин исемендәге паркында өлкә Сабан туе үткәреләчәк. Чараның төбәк «Дуслык» иҗади-иҗтимагый оешмасы үткәрә. Быелгы Сабан туе Самара өлкәсенең 170 еллыгына, бөек шагыйрьләр Габдулла Тукай һәм Муса Җәлилнең юбилейларына, бәйрәмнең кереш өлеше татар халкы тарихына багышланачак. Коронавирус сәбәпле, өлкәнең авыл һәм шәһәрләрендә планлаштырылган Сабантуйлары быел да үткәрелмәячәк. Ә менә өлкә Сабан туе, саклану чаралары төгәл үтәлгән очракта, үткәрелер дип көтелә. Оешманың президенты Фәхретдин Канюкаев, мәсәлән, бәйрәмгә килүчеләргә тарату өчен зур гына тартма белән битлекләр китереп куярга вәгъдә итә. Бу турыда «Самара татарлары» хәбәр итә. 25 майда Гагарин паркында үткәрелгән киңәшмәдә Сабан туена әзерлек барышы тикшерелде. «Ракушка» сәхнәсенең идәннәре оешманың вице-президенты Минәхмәт Хәлиуллов тырышлыгы белән алыштырылган, ә сәхнәне бизәү өчен баннерлар ясалачак. Азнакай артистлары һәм оештыручылар, «осталар шәһәрчеге» өчен палаткалар кую, сату рәтләре, балалар мәйданчыгы урыннары билгеләнгән, кирәк-яраклар хәстәрләнгән. Бәйрәмдә «Яктылык» мәктәбе укучылары аерым программа белән чыгыш ясаячак, шулай ук «Дуслык» җәмгыяте оештырган Шигърият конкурсы җиңүчеләре чыгышлары да көтелә. Самара өлкәсенең «Ялкынлы яшьлек» җыр, бию һәм шигърият ансамбле, «Идел» татар эстрадасы ансамбле, Иске Ярмәк авылының «Ак каен» халык ансамбле дәртле җырлары һәм биюләре белән халыкның күңелен ачарга әзерләнәләр, һәм быелгы өлкә Сабан туена халык та килер, дип өметләнәләр.