Казан укучысы ясаган татарча электрон китапханә проекты бөтенроссия бәйгесендә җиңде
(Казан, 31 май, «Татар-информ»), Казанның IT-лицей укучысы Ирек Галиевнең татар телендә электрон китапханә проекты Санкт-Петербург дәүләт университеты базасында узган «Перспектива» мәктәп укучыларының II Бөтенроссия тикшеренү һәм практик проектлары конкурсында җиңде. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, Ирек Галиев «Компьютер инжиниринг һәм программалаштыру» номинациясендә җиңде. Укучы «КИТАП» проектын тәкъдим итте. Ул — татар классикларының әсәрләрен укып кына калмыйча, үз китапларын да бастыру мөмкинлеге бирә торган татар әдәбиятының электрон китапханәсе була. Проектның төп максаты — татар телен популярлаштыру. Аны тормышка ашыру өчен сайт һәм мобиль кушымта булдыру, кече сыйныфларда дәресләрдә платформаларны сынап карау планлаштырыла. Ирек фикеренчә, электрон китапханә булдыру татар телендә әдәбият укучыларының аудиториясен киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк. «КИТАП»ның башка платформаларыннан бик зур әдәбият базасы, уңайлы интерфейс һәм үз әсәрләрен өстәү мөмкинлеге белән аерылып тора. Махсуслаштырылган үзәкләр һәм университет лицейлары укучылары үз эшләрен биш юнәлеш буенча конкурс финалында тәкъдим иттеләр: физика һәм математика, табигый фәннәр, программалаштыру һәм цифрлы технологияләр, экология һәм социаль фәннәр. Россия Федерациясе фән һәм югары белем министрлыгы, Сәнәгатьтә проектлар белән идарә итү үзәге һәм Санкт-Петербург дәүләт университеты тарафыннан гамәлгә куелган конкурсның йомгаклау этабында, бөтен илдән 52 команда ярышты — бу барлыгы йөздән артык укучы. Проектларны яклаудан тыш, укучылар XXI гасыр күнекмәләрен үстерүгә юнәлтелгән фәнни, танып белү һәм ял итү чараларында катнаштылар: командада эшли белү, тиз үзгәрә торган тышкы шартларга җавап бирү, зур мәгълүмат күләмен эшкәртү һәм тәнкыйди фикерләү формалаштыру.