Бурятия татарлары җитәкчесе: Татарча өстәмә белем бирү учреждениеләре кирәк
(Казан, 31 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бурятия Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Саҗидә Баталова төбәктә татар телендә өстәмә белем бирүче учреждениеләр кирәклеген әйтте.
«Искереп барган якшәмбе мәктәпләре формасыннан баш тарттык. Татар мохитен тоясы килгән кеше Татар мәдәнияте клубына килә ала. Анда милләттәшләребез аралаша, дуслаша, чәй табыны артында утыра. Бу гына җитми. Татарча өстәмә белем бирү учреждениеләре: балалар театрлары, нәфис сөйләү сәнгате, риторика, эстрада жанры студияләре, экскурсоводлар, татарча шаяннар һәм тапкырлар бәйгесе кирәк», — диде ул.
Саҗидә Баталова сүзләренчә, татарлар 1930-1950 елларда күченгән Көнчыгыш Себер һәм Ерак Көнчыгышта проблемалар бар. Бүгенге көндә андагы татар авылларында татарча бик начар беләләр. 50 яшьтән өлкәнрәкләр генә татарча яхшы аралаша.
«Читтәрәк яшәүче татарлар ассимиляция, урбанизация һәм глобальләшү белән күзгә-күз очраша. Без милләттәшләребез күпләп яши торган авылларда булдык. Шуңа игътибар иттек: бу авылларда туган телне белү дәрәҗәсе 30 проценттан да кимрәк. Улан-Удэда бу күрсәткечләр тагын да түбәнрәк. Татар халкының тарихы, гореф-гадәтләре, мәдәнияте турында бик азлар гына сөйли ала», — диде ул «Җанисәпле сөйләшү» проектында.