Дамир Мөхетдинов Үзбәкстан Диния нәзарәтендә лекциясен татарча укыган
(Казан, 31 май, «Татар-информ»). Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе вазифаларын башкаручы, Мәскәү ислам институты ректоры, теология докторы Дамир Мөхетдинов Ташкентка эш визиты кысаларында Үзбәкстан диния нәзарәтендә үзбәкләргә лекциясен татарча укыган. Бу турыда Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татар һәм үзбәк телләре тугандаш булуны истә тотып, лекция татар телендә барды һәм очрашуда катнашучылар арасында зур кызыксыну уятты. Сорау бирүчеләр дә булды. Бу чара Россия һәм Үзбәкстанның фәнни хезмәттәшлеге, шул исәптән Имам әл-Бохари исемендәге Мәскәү ислам институты һәм Ташкент ислам институты арасында урнашкан традициясенең дәвам итә, диелә бу хәбәрдә.
Лекция темасы совет заманыннан соңгы заманча мөселман киңлегендә неомодернистик дискурс булган. Хәзерге заман җәмгыяте шартлары, исламның табигате яңартылуга бәйле рәвештә, неомодернизм идеяләрен актуаль итә һәм бу фәнни-дини юнәлештә җитди интеллектуаль эзләнүләр таләп итә, дигән лектор.
Очрашуда Үзбәкстанның фәнни җәмәгатьчелеге вәкилләре — Имам әл-Бохари исемендәге Ташкент ислам институты ректоры Уйгун Гафуров һәм югары уку йорты студентлары, Үзбәкстан Халыкара Ислам академиясе докторантлары, шулай ук Үзбәкстан Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, дин белеме докторы, профессор Бәхтияр Бабаҗанов катнашкан.
2022 елда Идел буе Болгары халыклары ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган халыкара конференцияләр кысаларында, шулай ук Диннәр һәм мәдәниятләр арасындагы диалог буенча булачак Бөтендөнья конференциясендә дә Россиянең һәм Үзбәкстанның әйдәп баручы галимнәренең очрашулары көтелә, диелә хәбәрдә.