«Васыятьнамә — киләсе буыннарга әйтер сүз» бәйгесе июнь азагына кадәр озайтылды
(Казан, 31 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Казанның «Гаилә» мәчете оештырган «Васыятьнамә — киләсе буыннарга әйтер сүз» бәйгесе 27 июньгә кадәр озайтылды. Элегрәк конкурска нәтиҗә 1 июньдә ясалырга тиеш иде. «Бәйгенең соңгы ае Рамазан аена туры килде. Рамазанда халык күбрәк гыйбадәт кылды, конкурста катнашырга вакытлары да калмагандыр. Шуңа күрә Рамазан аенда катнаша алмаган кешеләр үз васыятьнамәләрен юлласын өчен, бәйгене озайтырга булдык», — диде «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы ярдәмчесе Илмир хәзрәт Хәбибуллин «Татар-информ»га. «Васыятьнамә — киләсе буыннарга әйтер сүз» бәйгесе ел башында игълан ителде. Агымдагы елда ул Россиядә халык санын алу, Татарстанда Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында һәм Идел Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан оештырыла. Конкурс быел өченче тапкыр үткәрелә. Иң яхшы эшләрне китап итеп чыгарачаклар һәм газетада бастырачаклар. Катнашучыларның барысына да сертификат тапшырылачак. Эш таләпләренә кагылышлы өстәмә мәгълүматны «Гаилә» мәчете сайтында табарга була.