Путин Aurus киләчәге турында: Производствоның 80 процентын локальләштерергә кирәк
(Казан, 31 май, «Татар-информ», Егор Никитин). Алабугада ачылган люкс-седан җитештерә торган Aurus заводы производствоны 80 процент локальләштерүгә омтылырга тиеш. Предприятиене эшләтеп җибәргәндә мондый йөкләмәне Россия Президенты Владимир Путин бирде. Хәзердән автомобильнең барлык төп детальләре ил эчендә чыгарыла, дип искәртте ул. «Әгәр проект буенча эшләүче барлык компанияләр төркеме турында сөйләсәк, 2022 елга кадәр локальләштерү дәрәҗәсе 80 процентка чыгарга тиеш. Бүгенге көнгә бу 53 процент, мин моңа тиешле игътибар бирүне сорыйм», — дип мөрәҗәгать итте Путин Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Денис Мантуровка. Ахырдан дәүләт башлыгы проектны уңышлы дип атады, ә аны республика территориясендә гамәлгә ашыру сроклары рекордлы булуын әйтте.