Татарстанда «Бердәм Россия» праймеризында 378 меңнән артык кеше тавыш бирде
(Казан, 31 май, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда «Бердәм Россия» партиясенең праймеризында 378 480 кеше тавыш бирде, бу республиканың барлык сайлаучыларының 12,9 процентын тәшкил итә.
«12,9 процент — бу Россия буенча уртача күрсәткечләрдән югарырак. Без моны бик яхшы нәтиҗә дип саныйбыз. Бу яхшы нәтиҗә, чөнки шулкадәр кеше Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларда партиядән кандидат сыйфатында күргән затлар буенча үз фикерен белдерде», — диде ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, парламентта «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе, төбәк оештыру комитеты рәисе Юрий Камалтынов.
Ул ачыклаганча, партиянең алдан тавыш бирү порталында 128 мең кеше теркәлгән, алар онлайн режимда тавыш бирергә теләк белдергән. «Алардан 100 199 кеше тавыш бирде», — диде төбәк оештыру комитеты рәисе.
Праймеризның соңгы көнендә, 30 майда, Татарстанда 557 хисап участогы ачылды.