Денис Мантуров һәм Рөстәм Миңнеханов «Алабуга Политех» мәгариф үзәгендә булды
(Казан, 31 май, "Татар-информ"). Бүген Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алабуга Политех» мәгариф үзәгендә булдылар, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте. Бу үзәктә «Алабуга» махсус икътисади зонасы предприятие-резидентлары өчен квалификацияле белгечләр әзерлиләр. Резидент компанияләр өчен квалификацияле кадрларга ихтыяҗны канәгатьләндерүгә юнәлдерелгән дуаль система буенча урта һөнәри белем бирү программалары 2019 елдан бирле тормышка ашырыла. «Алабуга Политех» максатчан җитештерү-мәгариф үзәге студентларны «Алабуга» МИЗ резидентлары тарафыннан иң кирәкле дүрт юнәлеш буенча гамәли әзерләүне тәэмин итә: лаборатор химия анализы; мехатроника һәм сәнәгать робот техникасы; электротехника; сәнәгать автоматизациясе. «Алабуга Политех» мәгариф үзәге белән танышу барышында «Алабуга» МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев аңлатмалар бирде. Студентларны гамәли күнекмәләргә югары квалификацияле остазлар — резидентларның гамәлдәге инженерлары укыта. Бу шул исәптән «Роквул-Волга» ҖЧҖ, «Форд Соллерс Алабуга» ҖЧҖ, «Полиматиз» ЯАҖ, «Хави Логистикс Алабуга» ҖЧҖ, шулай ук «Алабуга» «СҖТ МИЗ» ААҖ инженерлары. Практик юнәлешле укыту, шул исәптән, студентларны «Алабуга» МИЗ инженерлык инфраструктурасы объектларында практикага җәлеп итү хисабына, укытуның беренче елының икенче яртысыннан башлап, ирешелә. Һөнәри компетенцияләрне үзләштерүнең төп векторы — WorldSkills стандартлары.