Казанның 175нче гимназиясендә Балаларны яклау көнендә чаралар үткәрелмәячәк
(Казан, 31 май, «Татар-информ»). Казанның 175нче гимназиясендә булган фаҗигадән соң балалар һәм укучылар әлегә кадәр борчылалар, шуңа күрә ТР Яшьләр эшләре министрлыгыннан Балаларны яклау көнендә чаралар оештырылмаячак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ведомство башлыгы урынбасары Алла Кондратьева сөйләде. «Балалар хәрәкәте вәкилләре Казанның 175нче гимназиясендә бәйрәм чаралары үткәрү урынсыз дип белдерделәр. Бу көнне игелекле һәм якты вакыйгалар күрсәтәсе килә » , - дип аңлатты спикер. Ул мәктәп укучылары фаҗигадән соң бик борчылуын, аларга актив рәвештә психологик ярдәм күрсәтелүен искәртте.