Нижневартовскида узарга тиешле Федераль Сабантуй быел үткәрелмәячәк
(Казан, 31 май, «Татар-информ»). XXI Федераль Сабантуй агымдагы елның 18-19 июнь көннәрендә Нижневартовскида узарга тиеш иде. Ул быел үткәрелмәячәк. Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Роспотребнадзор таләпләрен үтәү йөзеннән, быел милли бәйрәмз онлайн форматта узачак. 18 июньдә Татарстан Республикасы артистлары катнашында онлайн бәйрәм концерты, 19 июнь көнне милли көрәш уздырылачак.