Беренче смена башланыр алдыннан «Восток» балалар лагерен Рөстәм Миңнеханов карый
(Казан, 31 май, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Балаларны яклау көнендә, 1 июньдә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның «Восток» балалар лагерендә булачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Алла Кондратьева сөйләде.
«„Восток» балалар сәламәтләндерү лагере капиталь ремонттан соң беренче тапкыр балаларны 1 июньдә кабул итә. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов булачак», — диде спикер.
«Восток» лагере космос тематикасына багышланган, беренче сменага бирегә 7 яшьтән 17 яшькәчә 180 бала киләчәк. Программа тарихи вакыйгаларга һәм космос белән бәйле күренекле шәхесләргә багышланачак.
Иртәгәдән башлап быел беренче җәйге сменалар республиканың кырыктан артык балалар лагерендә старт ала, дип өстәде Кондратьева.