Татарстанда коронавирустан тагын ике үлем очрагы теркәлгән
(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирустан тагын ике үлем очрагы теркәлгән.
1959 елда туган ир-ат һәм 1950 елгы хатын-кыз ковид корбаны булган.
«Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган», диелгән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.
Барлыгы пандемия вакытында Татарстанда 502 кеше коронавирустан үлгән.