Студентлар һәм чыгарылыш укучылары Татарстан вузларында укуны 6,6 баллга бәяләде
(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). Студентлар һәм чыгарылыш укучылары Татарстандагы югары уку йортларында укуны 10 баллдан 6,6 баллга бәяләгән. Татарстандагы югары уку йортларында белем алуны бәяләүне «ПромРейтинг» агентлыгы уздырган. Студентлар һәм чыгарылыш укучылары фикеренчә, Россиядә югары белем бирү сыйфаты көнбатыштагы мәгарифтән калыша. Сораштыруда катнашучыларның 68,4 процентны шундый фикер җиткергән. Татарстан вузлары студентларының һәм чыгарылыш укучыларының 72,3 процентының уку процессыннан канәгать. Сораштыруда катнашкан студентларның һәм чыгарылыш укучыларының күпчелеге (82,4 проценты) сайлаган һөнәрләреннән канәгать. Студентларның һәм чыгарылыш укучыларының 58,3 проценты алга таба сайлаган һөнәрләре буенча эшләргә планлаштыра. Сораштыруда катнашучылар фикеренчә, Татарстанда югары белем бирү системасындагы төп проблемалар: укыту программаларының искергән булуы, практика җитмәү, материаль-техник базаның сай булуы, укытучыларның белеме җитмәү, укуны һәм эшне берләштерүдә авырлыклар. Сораштыруда катнашкан Татарстан абитуриентлары IT, гуманитар һәм физика-математика фәннәре, медицина, икътисад һәм идарә итүне укуда өстенлекле юнәлешләре дип атады. Сораштыруда катнашкан абитуриентларның өчтән бере (30,3 процент) Татарстанда югары белем алганнан соң, Россиянең башка төбәгенә яки дөньяның башка иленә китәргә планлаштыра. Абитуриентларның 40 проценты исә бу мәсьәлә буенча актив уйлана. Тикшеренү агентлыгы белгечләре социологик карта төзегән һәм Татарстаннан 600 респондентка сорауларга җавап бирергә тәкъдим иткән.