Түбән Камада Стахеевларның ташландык утарында янгын чыккан
(Казан, 1 июнь, «Татар-информ», Павел Климчак). Түбән Камада Стахеевларның ташландык утарында янгын чыккан. Ут кабу турында 15.50 сәгатьтә 101 номерына хәбәр итәләр. Янгын Красный Ключ бистәсенең Садовая урамында чыккан.
Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Агентлыкка билгеле булганча, янгын Стахеевларның ташландык утарында чыккан. Янгын мәйданы якынча 300 квадрат метрны тәшкил иткән. Зыян күрүчеләр юк.
Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, шәһәрнең күзәтчелек идарәсе әлеге факт буенча тикшерү башлаган. Фаҗига урынына шәһәр прокуроры Ольга Купова һәм аның урынбасары Руслан Миңнебаев килгән.
Прокуратура архитектура һәйкәлләрен саклау турындагы закон таләпләрен үтәүне тикшерәчәк. Әлеге хәлнең сәбәпләре ачыклана.