Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Июнь
2021

«Татмедиа» агентлык хезмәткәрләре балалары өчен бәйрәм оештырды

0
«Татмедиа» агентлык хезмәткәрләре балалары өчен бәйрәм оештырды

(Казан, 1 июнь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы хезмәткәрләренең балалары өчен бәйрәм оештырды. Ул «Созвездие-Йолдызлык» хәрәкәте вәкилләре катнашында узды. Агентлык җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев балаларны һәм әти-әниләрне бәйрәм белән котлады. «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең генераль продюсеры Дмитрий Туманов сүзләренчә, хәрәкәт балаларны, оештыручыларны, әти-әниләрне һәм әби-бабайларны берләштерә. «Әби-бабайлар — безнең иң төп катнашучылар. Алар борынгыдан килгән бишек җырларын белә, шул җырлар балаларга иҗатка мәхәббәт күчә», — ди ул. «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков «Салават күпере» журналының «СалаваTIK» проекты төп геройлары булган балаларга рәхмәт хатлары тапшырды. Татарстан Республикасы Президентының Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондының башкарма директоры Нурия Хашимова сүзләренчә, республикада балаларга үзләрен күрсәтү өчен бөтен мөмкинчелекләр дә бар. «Хәрәкәттә миллионнан артык бала катнаша. Аның төп мәгънәсе — балаларны бәхетле итү, чөнки бәхетнең зур өлеше — үз-үзеңне табу мөмкинлеген булдыру», — дип сөйләде Татарстан Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов. «Татмедиа» бинасының күргәзмә залында «Созвездие-йолдызлык» фестиваленең егерме елдан артык булган тарихын чагылдыра торган күргәзмә ачылды. «Татмедиа» бинасы янындагы мәйданда балалар өчен мастер-класслар, уеннар оештырылган иде. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хезмәткәре Гөлүзә Васыйлова дүрт яшьлек улы белән килгән. «Бик күңелле бәйрәм оештырганнар. Балалар «СалаватTIK“лар биюен бик яратып карады, кушылып биеделәр дә. Бәйрәмгә чакырулы булуын белгәннән соң улым һәркөнне: «Кайчан бәйрәмгә барабыз инде», — дип сорап йөрде», — дип сөйләде ул. «Балаларны яклау көне — һәрберебез өчен дә мөһим бәйрәм. „Сабантуй“ һәм „Салават күпере“ аны көтеп ала. „Татмедиа“ хезмәткәрләре балалары өчен кечкенә генә бәйрәм оештырырга булдык, чөнки журналистларның балалары күп очракта үзләре генә үсә, чөнки әти-әниләре һәрвакыт эштә була», — дип сөйләде журналларның баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова.





Губернаторы России
Москва

Собянин: Под заселение по реновации с начала года передали 20 жилых комплексов





Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге об инвестировании в отечественные цифровые технологии


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Мэр: Порядка 20 новых ЖК передали под заселение по программе реновации с начала года



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Игорь Бутман

Бутман и Хабенский представят джазовую версию «Пети и волка» Прокофьева




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

ЦСКА шагнул к трофею // Команда обыграла УНИКС в первом матче финала Единой лиги ВТБ

Only Bet – бесплатные прогнозы на спорт

Спортивные прогнозы на OnlyBet


Янник Синнер

Янник Синнер: «Нужно наслаждаться давлением, потому что мы не врачи, которые оперируют людей»



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Компания ICDMC приняла участие в торжественном открытии выставки “Тульское качество”



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России