Чувашиядә «Шөмерле мәхәлләсе» китабын тәкъдим иттеләр
(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). Чувашиянең Шөмерле шәһәрендә В. В. Маяковский исемендәге 14 нче китапханәдә «Шөмерле мәхәлләсе» китабын тәкъдим иттеләр. Әлеге китап шәһәр мөселманнары һәм Чувашия Республикасы мөселманнарының Дини җыены турында анализлап язылган җыентык булып тора.
Әлеге китапның басылып чыгуы Чувашия мөселманнары өчен озак көтелгән вакыйга булды, диелә Россия мөселманнарының Дини җыены сайты хәбәрендә.
Шөмерле Җәмигъ мәчетенең 25 еллыгы алдыннан әлеге басма аеруча актуаль. Китапны язу өчен аның авторы Дамир хәзрәт Әдиятуллинга 3 ел таләп ителгән. Шушы вакыт эчендә ул архив документларын өйрәнгән, уникаль мәгълүмат тапкан.
Китапны тәкъдим итү кичәсендә автор Шөмерледә мөселман тормышының барлыкка килү тарихы турында мәгълүмат җиткерде. Мөселман берлегенең үсешенә шәһәр имамнарының һәм Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең керткән өлеше турында сөйләде. Әлеге басма үз тамырларыңны өйрәнү өчен яхшы чыганак булып тора. Ул туганлык җепләрен ныгытуга, яшь буынны ата-бабалардан калган рухи кыйммәтләр белән тәрбияләргә ярдәм итә, диелә хәбәрдә.