Сызраньдә яшәүче Римма Дәүләтова «Ел укытучысы» өлкә бәйгесендә лауреат булды
(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). Самара шәһәрендә «Самара өлкәсенең ел укытучысы» 31 нче өлкә бәйгесенә йомгак ясадылар. Анда 21 укытучы катнашкан.
«Маленькая Сызрань» сайты хәбәр иткәнчә, көнбатыш мәгариф округын бәйгенең округ һәм зона этаплары җиңүчесе, Сызраньнең 2 нче мәктәбенең инглиз теле укытучысы Римма Дәүләтова тәкъдим итте.
Ул «Самара өлкәсенең ел укытучысы — 2021» һөнәри осталык өлкә бәйгесе лауреаты булды, «Педагогик осталык үрләренә» дигән диплом белән бүләкләнде.
Бәйгегә йомгак ясау тантанасында катнашучыларны губернатор Дмитрий Азаров сәламләде. Ул укытучыларга көндәлек хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде, диелә хәбәрдә.