Свердловск өлкәсенең Әрәкәй авылында «Киленбикә» бәйгесе узды
(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). Свердловск өлкәсенең Әрәкәй авылында традициягә әйләнгән «Киленбикә» бәйгесе узды.
Бөтендөнья татар конгрессы сайты хәбәр иткәнчә, бәйгедә авылда яшәүче актив, кул эшенә оста әниләр һәм киленнәр катнаша ала.
Быел бәйгедә катнашучылар үзләре турында сөйләгән, осталыкларын күрсәткән, татар халык биюләрен биегән.