Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Июнь
2021

Ринат Закиров Әфганстанда татарларның авыллар булып күмәкләшеп яшәвен әйтте

0
Ринат Закиров Әфганстанда татарларның авыллар булып күмәкләшеп яшәвен әйтте

(Казан, 1 июнь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесенең киңәшчесе, тарих фәннәре докторы Ринат Закиров Әфганстанда бүгенге көндә меңләгән татар яшәгәнен, тулысы белән татар авыллары барлыгын әйтте. Бүген Бөтендөнья татар конгрессында Әфганстанда яшәүче татарларга багышланган түгәрәк өстәл утырышы узды. Чарада Көньяк Азия иле белән бәйләнеше булган галимнәр, экспертлар, элеккеге хәрбиләр катнашты.

«Әфганстанда бүгенге көндә меңләгән татар яши, тулысы белән татар авыллары бар. Бездә Россия белән Әфганстан арасында элемтә урнаштыру теләге зур. Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев җитәкчелегендә берничә түгәрәк өстәл оештырылды. Алар Россиягә, Татарстанга карата кызыксыну зур икәнен күрсәтте. Бу Бөтендөнья татар конгрессына Әфганстанда яшәүче татарлар белән нык элемтә урнаштырырга ярдәм итәчәк», — диде Ринат Закиров. «Татар төбәкчеләре оешмасы» рәисе Альберт Борһанов Әфганстанда 300 меңнән алып 1 миллионга кадәр татар яши дигән фараз барлыгын әйтте. Бу саннар галимнәр тарафыннан әлегә расланмаган. «Алар телне белмәсәләр дә, үзләрен татар дип саныйлар», — диде Альберт Борһанов.

Әфганстан татарлары белән очрашу хатирәсен, 1986-1988 елларда Әфганстанда хезмәт иткән, хәзер Татарстан Республикасы Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты вәкиле Рөстәм Гайнетдинов сөйләде. Ул татарлар күмәк яши торган провинцияләрнең берсе — Тахарда булган, берничә вилаят (провинция) башлыклары белән очрашкан. «Күрешкәндә алар, татар телен аңламасалар да, туган телдә сөйләвемне үтенделәр. Милләттәшләр соравы буенча халык җыры „Ай былбылым“ ны башкарып күрсәткәч, урта яшьләрдәге ир-ат елап җибәрде. Милли хисләр кешенең генында саклана торгандыр дигән уй килде миңа», — диде Рөстәм Гайнетдинов. Ул Әфганстан татарлары белән 2007 һәм 2012 елларда Бөтендөнья татар конгрессында очрашканын да искәртте.

Рөстәм Гайнетдинов «Татар-информ» хәбәрчесенә татарлар Әфганстанга берничә гасыр элек барып төпләнгәнен әйтте. Ул бүгенге көндә Әфганстанда 700 мең татар бар дип фаразлады. Милләттәшләр татар телен оныткан, фарсы телендә сөйләшәләр, ләкин татар телен өйрәнергә телиләр икән. Бөтендөнья татар конгрессы аларга татар телен өйрәтүне максат итеп куя. «Әфганстан татарлары бүтән милләт кешеләре белән гаилә кормаска, татарлыкны сакларга тырышалар. Күбесенчә авыл хуҗалыгы, җир эшкәртү белән шөгыльләнәләр, арыш, пәхтә (русча — хлопок) үстерәләр. Киләчәктә Әфганстанда татарлар яшәгән төбәкләргә барып, милләттәшләр белән кабат очрашырга теләк бар», — диде Рөстәм Гайнетдинов.





Губернаторы России
Москва

Мэр Москвы поздравил бизнесменов с Днем российского предпринимательства





Москва

Новые электрические зубные щетки Revyline RL 075 Peach Fuzz появились в филиале бренда в Москве


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин: Благоустройство улицы Бутлерова в ЮЗАО завершено



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Никита Пресняков

Никита Пресняков рассказал, как чуть не потерял сознание на аттракционах в США




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

В новой Москве соревновались нештатные формирования

ЦСКА шагнул к трофею // Команда обыграла УНИКС в первом матче финала Единой лиги ВТБ

«Адвокат Валиевой: ей подсыпали допинг и сделал дедушка». Серьёзное расследование.


WTA

Камилла Рахимова вышла в полуфинал турнира WTA-250 в Рабате



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Автобус наехал на пешехода на юго-западе столицы



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России