(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы халыкны газга бушлай тоташтыру турындагы закон проектына төзәтмәләрне икенче һәм өченче укылышта кабул итте. ТАСС агентлыгы хәбәр иткәнчә, төзәтмәләрнең авторлары – парламентның ике палатасы рәисләре - Валентина Матвиенко һәм Вячеслав Володин, шулай ук «Бердәм Россия» партиясе генераль советы секретаре Андрей Турчак һәм «Бердәм Россия» партиясенең Дәүләт Думасындагы фракциясе җитәкчесе Сергей Неверов, Дәүләт Думасының энергетика комитеты башлыгы Павел Завальный һәм сенатор Андрей Кутепов. Нормалар газ белән тәэмин итү системалары оешма-милекчеләренә газ-транспорт системаларының үткәрү сәләтен арттыруга юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыруга бәйле вазифаларын беркетү турындагы закон проектының икенче укылышына төзәтмәләр буларак рәсмиләштерелгән. Төзәтмәләрдә билгеләп үтелгәнчә, газ торбасын участокка кадәр сузган өчен гражданнардан акча алынмый, аны тоташтыру процессы «кешеләр өчен мөмкин кадәр уңайлы һәм гади булачак», дип ачыклык керткән иде Завальный элегрәк. РФ Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасында 2021-2022 елларда бистә эчендәге газүткәргечләргә тоташтырылмаган йортларга газ кертүне тизләтергә һәм моны халыктан акча алмыйча эшләргә кушкан иде. Әлеге төзәтмәләр 2020 елның 1 гыйнварына шәһәр һәм бистә эчендә газ бүлү челтәрләре үткәрелгән, аларның газ бүлү челтәреннән җир кишәрлегенә кадәрге арасы – 200 метрдан, газ куллану күләме сәгатенә 7 кубометрдан да артмаган торак пунктларга газ кертүгә кагыла.