103news.com
World News in Tatar
Июнь
2021

Ветеринария хезмәткәрләренә куркыныч чирләр ачыкланганда эш тәртибен искәрттеләр

0

(Югары Ослан, 1 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Югары Ослан районы Килди авылында республиканың ветеринария хезмәткәрләре өчен йогышлы авыруларны бетерү буенча өйрәнүләр узды. Чарага Татарстанның барлык районнарыннан ветеринария берләшмәләре җитәкчеләре, лаборатория хезмәткәрләре чакырылган иде.

Иң элек ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Премьер-министр урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровка ветеринария хезмәтендә кулланыла торган яңа технологик мөмкинлекләрне, җайланмаларны, машиналарны күрсәтте.

«2020 ел һәм 2021 ел башы республика өчен бик үк тыныч булмады. Кош гриппы һәм кыргый кабаннар арасында Африка дуңгыз чумасы теркәлде. Вакытында чарасын күргәч, бу чирләр таралыш алмады. Хуҗалык җитәкчеләре һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар инфекция таралу куркынычы турында вакытында кисәтелде», — диде Марат Җәббаров.

Алмаз Хисаметдинов Россиядә аеруча куркыныч йогышлы авырулар буенча вазгыять киеренке булуын әйтте. «Без теләсә нинди хәл килеп чыгуга әзер булырга тиеш, уяулык кирәк. Гел алдан чарасын күреп торсак та, йогышлы чир килеп чыгу ихтималы барыбер саклана», — дип кисәтте идарә башлыгы.

Бүгенге өйрәнүләр, янәсе, 31 май 21.00 сәгатьтә Югары Ослан районы ветеринария берләшмәсенә Килди авылында Сергей Пашков КФХсында дуңгызлар күпләп үлүе турында хәбәр килеп ирешү белән бәйле иде.

Авыруларны бетерүдә эшли торган группалардан катнаш отряд төзелде. Лаборатор диагностика, хайваннарны тоту һәм йоклату, исәпкә алу һәм хуҗалыктан алып китү, дезинфекцияләү, эпидемиологик разведка, эпидемиологик мониторинг, кыргый хайваннарның санын исәптә тоту, матди тәэмин ителеш, җәмәгать тәртибен саклау, янгын сүндерү төркемнәре эшли.

Урынга килгән хезмәткәрләр диагноз кую өчен терлектән биологик материал алды. Пробалар ашыгыч рәвештә Республика ветеринария лабораториясенә җибәрелде. Хуҗалык җитәкчесен, чит-ят кешеләрне һәм хайваннарны кертү тыела, дип кисәттеләр. Лаборатория Африка дуңгыз чумасы дигән диагноз куйды.

Бу территориядә чикләү чаралары белән карантин кертелде, һәм чир таралу куркынычы янаган чикләр билгеләнде.

Өйрәнүләр барышында, мал табибларына, шулай ук кош гриппына шик туганда, тавыкның авызыннан, себер түләмәсе, тилчәгә шик туганда, бозаудан биологик материалларны анализга алу тәртибе искәртелде.





Губернаторы России
Москва

Сергей Собянин рассказал о новых резидентах ОЭЗ «Технополис Москва»





Москва

От заморозков к плюс 20: какой будет погода в Москве в последнюю неделю сентября


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин рассказал о модернизации МКНЦ имени Логинова



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Елена Волкова

Ирина Дубцова запустила амбициозный проект для российских семей




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

В Тверской области временно прекращено движение по трассе М-9 «Балтия» в Нелидовском районе

«Дуэль испанских тренеров». Сегодня ФК «Оренбург» в гостях сыграет с ФК «Химки» (Московская область)

Набор в резерв сборных для участия в школьных олимпиадах объявили в Москве


WTA

Теннисистка Касаткина прошла в полуфинал турнира WTA в Сеуле



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Главе ведомства будет представлен доклад о ходе проведения проверки по факту противоправных действий в отношении жителей одного из столичных районов



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России