Татарстанның суд приставлары бурычлы алиментчыларны ачыклый торган акция игълан итте
(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). Татарстанның Суд приставлары Халыкара балаларны яклау көне, 1 июньдә, «Суд приставлары — балаларга» акциясен игълан итте. Бу акциянең максаты — алимент түләмәүчеләрне ачыклау һәм аларга каршы тиешле чаралар күрү.
Суд приставлары оешмаларның бухгалтерияләрендә алимент күчерү тәртипләренең үтәлешен тикшерәчәк. Бурычлы алиментчыларны һәм аларның милкен эзләү чаралары уздырычак.
Тулысынча түләмәгән очракта да, яки берникадәр өлешен генә түләгән булса да алиментчы кеше бурычлы санала. Балага тиешле акчаларны даими түләп бармаган өчен закон алдында җавап бирергә туры киләчәк.
Бурычлы алиментчыга карата күреләчәк чаралар турында тулырак — «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы ролигында.