Ульяновск шәһәрендә Сабантуйларга старт бирелде
![Ульяновск шәһәрендә Сабантуйларга старт бирелде](https://tatar-inform.tatar/attachments/e3a4527d1b2711986db4e32bbdbd7eaaf4ef93b5/store/fill/780/440/5afe34be274638aa91957ea4a416b50d16eb6d0be9dffd6094e4e1027b7d/s1-4-e1622451900885%5B1%5D.jpg)
(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсендә милли бәйрәмебезгә старт бирелде. Беренче Сабантуй Ульяновск шәһәренең Тимер юл районындагы «Винновская роща» паркында утте.
Анда Ульяновск шәһәре мэры Сергей Панчин, Россия Дәүләт Думасы депутаты, танылган хоккейчы Владислав Третьяк катнашып, халыкны татарның күркәм бәйрәме белән котладылар, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы.
Алар озак еллар милли хәрәкәттә һәм шәһәрнең иҗтимагый тормышында катнашучыларга, быел беренче сыйныфка баручыларга бүләкләр тапшырдылар. Өлкәнең татар автономиясе рәисе Рамис Сафин кунакларны Сембернең быелгы беренче Сабантуе белән котлаганнан соң, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Россия төбәкләрендә гомер итүче милләттәшләребезгә җибәргән тәбрикләвен укыды.
Алга таба бәйрәм төрле мәйданчыкларда дәвам итте. Икенче көнне Сабан туе өлкәнең Тереньга районында узды. Шулай итеп, борынгы Сембер төбәгендә сабантуйлар эстафетасы башланып китте.
Ә 6 июнь көнне семберлеләр шәһәрнең «Җиңү» паркына һәм шәһәр ипподромына өлкә Сабантуена җыелачаклар.