Әлки районы үзәгендә десантчыларга һәйкәл куелачак
![Әлки районы үзәгендә десантчыларга һәйкәл куелачак](https://tatar-inform.tatar/attachments/ce9d4c33a1b48b69c8b4f9c21f2dbc5677e4f617/store/fill/780/440/41eed060560237ff20392da1ec141189f6bfdc3f93aca269d4216823ec99/1b647113e1fef77a51b7b7a63fc7ba5c.jpeg)
(Әлки, 1 июнь, «Татар-информ», « Әлки хәбәрләре », Лия Мәрдегалләмова). Әлки районы үзәгендәге Геройлар аллеясында десантчыларга һәйкәл төзеләчәк. Ветеран десантчылар җыелышында әнә шул хакта сүз барды. Җыелыш белән сугышчан хәрәкәтләр ветераннарының район оешмасы рәисе Рөстәм Шәйхетдинов җитәкчелек итте. Районда Һава-десант гаскәрләрендә хезмәт иткән ир-егетләр күп. Алар аллеяда стела урнаштыру өчен мәйданчык та әзерләде, аны бетон белән каплады. Монументка да заказ биргәннәр. Һәйкәлне 2 августта, Һава-десант гаскәрләре көнендә ачарга уйлыйлар. Геройлар аллеясында чик сакчыларына һәм морякларга һәйкәлләр бар иде. Бу монумент өченчесе булачак.