Россиядә коронавирус инфекциясенә каршы яңа препарат җитештерә башладылар
(Казан, 5 июнь, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус авыруын кичергән пациентларның кан плазмасы нигезендә ковидка каршы иммуноглобулин җитештерә башладылар. РФ сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко РИА Новости агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының COVID-19 авыруын кичергән кешеләрнең кан плазмасына нигезләнеп ясалган коронавируска каршы «КОВИД-глобулин» препаратын куллануны хуплавы турында элегрәк хәбәр ителгән иде. «Россиядә әлеге препаратны җитештерү башланды, хәзер аның күләмен арттырырга кирәк һәм моның өчен һичшиксез плазма таләп ителәчәк. Бу - ковидка каршы иммуноглобулин. Әлеге югары концентрацияле препарат вирусны нейтральләштерергә мөмкинлек бирә һәм ул, әлбәттә, ковидка каршы плазма белән чагыштырганда күпкә өстенрәк», - диде Мурашко Петербург халыкара икътисади форумы мәйданчыгында биргән интервьюсында.