Миңнеханов һәм Хөснуллин Болгарда көрәш батырына яңа автомобиль тапшырды
(Казан, 5 июнь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Татарстанның Яшел Үзән районыннан Фирдүс Зәйнуллин милли көрәш буенча Бөтенроссия турнирының абсолют җиңүчесе дип табылды. Аңа РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа автомобиль тапшырды. «Изге Болгар җыены» дини бәйрәменә килгән йөзләгән кунак Болгар музей-тыюлыгы территориясендә оештырылган финал ярышларының шаһитлары булды. «2021 елгы „Изге Болгар жыены“ның абсолют батыры Фирдус Зәйнуллинны котлыйбыз. Бу алкышлар – абсолют батырга!» - диде келәмдә ярышларның арбитры. Фирдүс Зәйнуллин – көрәш буенча халыкара класслы спорт мастеры. Осиново бистәсендә яшәүче көрәшче Яшел Үзәндә оештырылган Сабан туйларында берничә тапкыр абсолют батыр калды. Ул 90 килограммнан югарырак үлчәү категориясендә чыгыш ясый. Фирдус Зәйнуллинның көндәше Татарстанның Зәй һәм Әлмәт районнары батыры Радик Сәлахов иде. Ул быел «Манзара-2021» көрәш турнирында абсолют җиңүче булды. «Татар-информ» агентлыгы Татарстанның Спас районы үзәге – Болгар шәһәрендә «Изге Болгар җыены» дини бәйрәме узуы хакында хәбәр иткән иде.