Һиндстанда коронавирусның вакцинация узган кешеләр өчен куркыныч штаммы ачыкланган
(Казан, 4 июнь, «Татар-информ»). Һиндстанда Covid-19 коронавирусы белән авыручыларның күпчелеге тулы яки өлешчә вакцинациядән соң өч штаммнан торган B.1.617 SARS-CoV-2 линиясен йоктырган. Дели шәһәрендәге Бөтенһиндстан медицина фәннәре институты белән Геномика һәм интегратив биология институты тикшеренүчеләр шундый нәтиҗә ясаган. Галимнәр өлешчә яки тулысынча вакцинация узган 63 кешенең коронавирус белән авыруын ачыклаган. Шулай итеп, 41 ир-ат һәм 22 хатын-кыз ковид йоктырган. 27 пациент бер доза, а 36 кеше вакцинаның ике өлешен дә ясатырга өлгергән. Ун кеше Британиянең Covishield, ә 53 кеше Һиндстанда эшләнгән Covaxin вакцинасын ясаткан. B.1.617 штаммы беренче тапкыр Һиндстанның Махараштра штатында ачыкланган. белгечләр фикеренчә, ул Һиндстанда Covid-19 инфекциясенең икенче дулкыны башлануга сәбәп булырга мөмкин. Хәзер патогенның бу төре күп илләрдә ачыкланган