Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Июнь
2021

Татарстан мөфтие төбәкләргә республика мөфтияте тәҗрибәсен куллануны тәкъдим итте

0

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Милли тормыш һәм дин» XI Бөтенроссия форумы пленар утырышында башка төбәкләргә республика мөфтияте тәҗрибәсен кулланырга тәкъдим итте.

«Исламны кабул итүнең 1100 еллыгы дәүләт дәрәҗәсендә билгеләп үтеләчәк. Шушы мөмкинлекләрдән файдаланып, без — татар дин әһелләре — җәмгыятьтә ислам турында хөкем сөргән тискәре фикерне үзгәртә, милләттәшләребездә дини-милли үзаңны уята алмасак, Рамазанны ураза тотмыйча заяга уздырган шикелле, 1100 еллыкка әзерлек вакытын да бушка уздырган шикелле булачакбыз», — диде мөфти.

Бу җәһәттән ул Диния Нәзарәтенең үз тәҗрибәсен уртаклашырга әзер булганын әйтте. «Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, Татарстан мөфтияте татар телендә беренче онлайн-мәдрәсәсен эшләтеп җибәрде. Проект мәчет каршындагы курслар программасына нигезләнеп эшләнде һәм мәчетләре булмаган җирлекләрдә яшәүче татарларга дини белем алырга ярдәм итә», — диде Камил хәзрәт.

Онлайн-мәдрәсә  medrese.tatar  адресы буенча урнашкан. Аңа шулай ук iOS һәм Android базасындагы смартфоннар өчен эшләнгән махсус мобиль кушымта аша да «кереп» укып була. « Татар мәдрәсәсе » дип исемләнгән мобиль кушымтаны кесә телефонына Play Маркет һәм App Store-да күчереп алырга мөмкин. Болар барысы да бушлай!» — диде мөфти.

«Татар-мөселман мәктәпләрен булдыру буенча да мөфтият зур тәҗрибә туплады. Бүгенге көндә Татарстанда Әлмәттә „Нур“ мәктәбе, Алабугада „Ихсан“ мәктәбе, Балтачта малайлар өчен „Ярдәм“ мөселман пансионаты эшли. Чиратта — тагын Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләре. Татар-мөселман мәктәпләрен ачу тәртибен без сезгә күрсәтергә һәм консультация бирергә әзер», — дип белдерде Камил хәзрәт.

Мөфти фикеренчә, Россия университетларында һәм фәнни үзәкләрдә татар дини-илаһият мирасын өйрәнүне дә кертеп булыр иде. «Нәзарәттә 2013 елдан бирле Darul-kutub.com дип исемләнгән бушлай электрон китапханә эшли. Аның белгечләре Казанда 1918 елга кадәр чыккан китапларны эзләп табып, аларны электрон версиягә күчереп сайтка куя», — дип әйтте.  Соңгы 4 ел эчендә китапханә фонды 1200 иске китап белән тулыландырылган.

Камил хәзрәт Сәмигуллин, шулай ук, «Даруль ифта» мөселман call-үзәге, «Хозур ТВ» мөселман телеканалы, «Азан» мөселман радиосы турында искәртте. «Хозур ТВ» телеканалының сигналын без, әгәр дә ихтыяҗ булса, төбәкләргә бушка җибәрәбез. Сезгә бары тик кабельле телевидение операторлары белән багланышларны алып барырга гына кирәк», — диде.





Губернаторы России
Москва

Мэр Москвы поздравил бизнесменов с Днем российского предпринимательства





Москва

Электрические щетки для детей Revyline RL 035 Kids Pink доступны в представительстве марки в Хабаровске


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Мэр Москвы поздравил бизнесменов с Днем российского предпринимательства



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Мариинка

Испанские страсти: «Дон Кихот» Мариинки сорвал овации в Большом




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Завершилась сап-экскурсия на фестивале «Москва — на волне. Рыбная неделя»

В Подмосковье прошли соревнования Кубка Kramar Motorsport по автокроссу

«Адвокат Валиевой: ей подсыпали допинг и сделал дедушка». Серьёзное расследование.


WTA

Касаткина опустилась на 13-ю строчку в рейтинге WTA, Рахимова поднялась на 18



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

«Адвокат Валиевой: ей подсыпали допинг и сделал дедушка». Серьёзное расследование.



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России