Песошин «Самрук-Казын» милли муллык фонды җитәкчелеге белән очрашты
(Казан, 4 июнь, «Татар-информ»). Бүген Петербург халыкара икътисади форумы мәйданында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казахстанның «Самрук-Казына» милли муллык фонды вәкилләре белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Соңгы вакытта Татарстан-Казахстан хезмәттәшлегенең көн тәртибе бай булды һәм уртак проектлар уңышлы үсеш ала, дип билгеләп үтте Алексей Песошин һәм «Самрук-Казына» идарәсе рәисе Алмасадам Саткалиев.
Очрашуда Татарстан Казахстанда гамәлгә ашыра торган кайбер инвестицион проектларның «юл карталары» буенча мәсьәләләр каралды. «Аерым алганда, сүз уртак проект — „Татнефть“ ГАҖ һәм „Аллюр“ компанияләр төркеме»нең уртак предприятиесенең шина производствосын булдыру турында барды», диелә хәбәрдә.
Ике ай элек Караганда өлкәсенең Сарань шәһәрендә Казахстан Премьер-министры Аскар Мамин белән бергә әлеге яңа производствоны төзүгә старт бирелде.