«Татаркино» 10-13 яшьлек балаларны һәм 35 яшькә кадәрге артистларны кастингка чакыра
(Казан, 4 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Татаркино» балаларны һәм яшь артистларны кастингка чакыра. Татарстанда «Мишка» дип аталган социаль балалар фильмы төшерелә башлый.
«Фильм август–сентябрь айларында төшерелә. 7 һәм 8 июнь көннәрендә төп рольләргә кастинглар үткәреләчәк», — дип хәбәр итә «Татаркино”ның матбугат үзәге.
Фильмның режиссеры — Юлия Захарова. Яшь чикләре — 6+
7 июнь көнне «Татаркино»да (Петр Алексеев ур., 3) 13:00 -18:00 сәгатьләр аралыгында Мишка, Төлке, Бермөгез, Индеец, Пешекче, Официантка, Бармен рольләренә актерлар сайланачак.
8 июнь көнне «Эко коворкинг» офисында (Ямашев ур. 45а, 7 кат) 13:00 -18:00 сәгатьләр аралыгында 10 — 13 яшьлек балалар арасыннан төп геройларны сайлаячаклар.
Фильмның төп герое Роберт исемле 10 яшьлек малай. Ул үзенең фантазияләре белән яши һәм үсәргә теләми. Ул үзенең уенчыкларын, аеруча Мишка исемле аюын ярата. Малай әти-әнисенең фаҗигале үлеменнән соң апасы янында яши. Апасы малайның фантазияләрдә яшәвенә борчыла.
Роберт уенчыклары белән бергә хыялый сәяхәткә чыгып төрле маҗараларга юлыга. Әлеге сынаулар аша ул реаль тормышта да үзен таба.